Сергей Кравцов «Үлемсез полк» акциясе илебезнең барлык мәктәпләрендә һәм СПО учреждениеләрдә узачак диде

2025 елның 11 апреле, җомга

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов 2025 елда "Үлемсез полк" акциясен үткәрүгә багышланган матбугат конференциясендә катнашты. Чара "Россия бүген" медиатөркеме Халыкара мультимедиа матбугат үзәгендә узды, анда Бөек Җиңүнең 80 еллыгына акция уздыру форматлары турында фикер алыштылар.

"Үлемсез полк" акциясе безнең илнең барлык мәктәпләрендә һәм СПО учреждениеләрендә узачак. Узган ел “Үлемсез полк: Геройлар безнең янда” акциясендә 10 миллион укучы катнашты. Быел аларның саны тагын да артыр дип өметләнәбез. Мәгариф министрлыгы Бөек Җиңүне бәйрәм итүгә зур әзерлек эшләре алып бара. 5 майда барлык мәктәпләрдә совет халкының каһарманлыгына һәм тарихи хакыйкатьне саклауның мөһимлегенә багышланган "Мөһим сөйләшүләр" дәресе узачак. "Шалтыратулар урынына көй" проекты кысаларында май аенда мәктәпләрдә Бөек Ватан сугышы турында җырлар яңгыраячак. Җиңү музее белән берлектә барлык мәктәп музейларында «Хәтер дивары» акциясен оештырабыз, - диде РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International