Россиядә полилингваль белем бирүнең бердәм алымнарын әзерлиләр

2025 елның 11 апреле, җомга

РФ халыкларының туган телләренең федераль институты полилингваль белем концепциясен эшли. Анда төбәк үзенчәлекләрен исәпкә алып бердәм алымнар тәкъдим ителәчәк. Бу хакта әлеге оешма директоры Эсет Бокова Казанда «Күптелле Россия: мәдәниятләр диалогыннан сыйфат белеменә» халыкара форумында хәбәр итте.

«Соңгы елларда ике һәм аннан да күбрәк телдә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы полиэтник мәктәпләр саны артты. Россиянең өч төбәгендә полилингваль белем бирүне гамәлгә ашыруның үз модельләре эшләнде, тугызында 12 телдә укыту алып барыла ", - дип сөйләде РФ халыкларының туган телләре федераль институты җитәкчесе.

Россия мәктәпләрендә 76 тел өйрәнелә.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова Татарстан мәктәпләрендә биш телдә - рус, татар, чуаш, удмурт, мари телләрендә белем бирү һәм тәрбия бирү оештырылуын әйтте. Сигез тел өйрәнү предметы булып тора. Балалар бакчаларында туган телне өйрәнү һәм тәрбияләү буенча төркемнәр оештырылган.

Закирова шулай ук республикада 30 милләтнең телләре, мәдәниятләре һәм традицияләре өйрәнелә торган якшәмбе мәктәпләренең 111 бүлеге эшләвен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International