Яр Чаллының 104 нче балалар бакчасында Кама буе идарәсе инспекторлары “Җирне саклагыз - безнең уртак йортыбыз” дип исемләнгән танып-белү экология дәресе үткәрде.
Укучылар табигать турында күп кенә кызыклы фактлар белделәр, аннары интерактив уенда рәхәтләнеп катнаштылар. Балалар белгечләргә сораулар бирделәр һәм әйләнә-тирә мохитне саклау темасына зур кызыксыну күрсәттеләр.
Мондый очрашуларны инспекторлар даими үткәрә, бу балаларны экологик агарту һәм «Экологик иминлек» илкүләм проекты бурычларын гамәлгә ашыру эшенең бер өлеше.