Татарстанның 300 дән артык яшь эшкуары онлайн бизнес-кейслар чемпионатында катнашты

2025 елның 11 апреле, җомга

11 апрельдә «Мәктәп бизнес-старты» республика проекты кысаларында бөтен Татарстаннан 3 йөздән артык укучыны виртуаль яктан җыйган бизнес-кейслар чемпионатының беренче этабы старт алды. 32 командага берләшкән катнашучыларга эшкуарлык эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә реаль бурычларны хәл итәргә тәкъдим ителде.

Булачак эшмәкәрләргә биш бизнес-кейс тәкъдим ителде. 5 көннән һәр команда теге яки бу мәсьәләне хәл итү буенча үзенең аргументлы тәкъдимнәрен әзерләргә тиеш була.

Катнашучыларның проектларын экспертлар - Татарстан бизнес-бергәлеге вәкилләре бәяләячәк. Чемпионатның беренче этабы нәтиҗәләре буенча, Казанда 30 апрельдә оффлайн-режимда узачак икенче этапка 12 команда чыгачак.

«Мәктәп бизнес-старты» проекты «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә гамәлгә ашырыла. Оештыручылар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Мой бизнес» үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International