Россиядә яңартылган югары белем бирү системасын кертү Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) үткәрүдә чагылыш тапмаячак дип РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы урынбасары Константин Могилевскийның сүзләрен китерә РИА Новости.
Шулай ук, министр урынбасары сүзләренчә, үзгәрешләр чит ил гражданнары өчен квоталар системасына да кагылмаячак. Мәгариф һәм фән министрлыгы, студентларны сайлап алу һәм әзерләү сыйфатын яхшырту өчен, аларны бүлү механизмын камилләштерүне дәвам итәчәк.
Югары белем бирүнең яңа моделенә тулысынча күчү 2026 елда башланачак. Бу вакытка Мәгариф һәм фән министрлыгы кирәкле норматив актлар әзерләячәк.
Яңа модель кысаларында студентлар өч баскыч уза: төп югары белем бирү, махсус магистратура һәм һөнәри аспирантура.