Казанда рус теле буенча бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2025 елның 15 апреле, сишәмбе

Татарстан башкаласында рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабына йомгак ясалды, аның финалистлары Россия Федерациясенең 78 субъектыннан килгән 472 укучы, ә 225укучы җиңүче һәм призёрлар булды.

Иң яхшы нәтиҗәләрне Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан Республикасы, Мәскәү һәм Киров өлкәләре командалары күрсәтте.

Конкурс сынаулары Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында узды.

Олимпиадада катнашучылар һәм аларны озата баручылар Татарстан башкаласының истәлекле урыннарын һәм Зөя утрау-шәһәрчеген күрделәр, Камал театрының яңа бинасында спектакль карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International