Россия Хөкүмәтенең Координация үзәгендә Россия Мәгариф министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы узды. Анда мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның төп нәтиҗәләре һәм Россия Мәгариф министрлыгының 2024 елда эшчәнлеге нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Утырышта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский, РФ мәгариф министры Сергей Кравцов катнашты.
Дмитрий Чернышенко ассызыклаганча, Хөкүмәт мәгариф системасын үстерүгә зур игътибар бирә.
Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, урта һөнәри белем бирү системасын модернизацияләү эше дәвам итә. Үзгәрешләр флагманы "Профессионалитет" федераль проекты булды. Дәүләт һәм шәхси компанияләр көллиятләрдә кадрлар әзерләүдә катнаша, 2 меңнән артык предприятие проектка 6 млрд сумнан артык инвестиция керткән. 79 төбәктә 370 көллият яңартылган.
Донецк , Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләренә аерым игътибар бирелде. 2024 елда бары тик Мәгариф министрлыгы линиясе буенча гына да яңа субъектларны интеграцияләүгә 22 млрд сумга якын акча юнәлдерелгән.
РФ мәгариф министры сөйләгәнчә, соңгы елларда бердәм белем бирү программалары, тәрбия эшләренә стандартлар расланган. Законнар нигезендә контроль һәм тикшерү эшләрен, шул исәптән бөтенроссия тикшерү эшләрен нормалаштыру билгеләнгән.
Сергей Кравцов ачыклык керткәнчә, җәмгыять белеме буенча бердәм дәреслекләр әзерләнеп беткән. 2026 елның 1 сентябреннән мәктәпләр җәмгыять белеме буенча бердәм дәреслекләргә күчә башлаячак.