Татарстанда «Ел остасы» бөтенроссия конкурсы эстафетасы узды

2025 елның 15 апреле, сишәмбе

28 февральдә илебездә «Ел остасы» урта һөнәри белем бирү системасының педагогик хезмәткәрләре арасында Бөтенроссия конкурсы флагы эстафетасы старт алды. 28 мартта флаг Ульяновскига килде һәм анда округ тантанасы узды.

14 апрельдә Татарстанда конкурсның төбәк операторы булган Казан педагогика көллияте - алдан һөнәри әзерлек үзәге оештырган флаг эстафетасының төбәк этабы узды.

Чаралар республиканың һөнәри белем бирү оешмалары базасында узды. Көллиятләр һәм техникумнарның мәгълүмат ресурсларында флаг эстафетасының проморолигы урнаштырылган, конкурсның төбәк этабында катнашучыларның, шулай ук техникум һәм көллият педагогларының мастер-класслары үткәрелде.

Казан педагогика көллияте базасында флаглар эстафетасына багышланган чара узды. Чарада 136 кеше - “Ел остасы” урта һөнәри белем бирү системасының педагогик хезмәткәрләре, Казан педагогика көллияте педагоглары һәм студентлары арасында Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы финалистлары катнашты. Башка һөнәри белем бирү оешмалары педагоглары чарада онлайн-форматта катнашты.

Конкурс флагы Россия Федерациясе буенча йөрешен дәвам итә. Татарстан Республикасы аны Оренбург өлкәсенә тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International