16 апрельдә 16:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева йөкләмәсе нигезендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы (алга таба - Министрлык) конференц-залда Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасының дәүләти һәм муниципаль мәгариф оешмаларында туклануны оештыру өлкәсендәге законнарны үтәү өлешендә уртак тикшерүләр нәтиҗәләре буенча видеоконференцэлемтә үткәрелде.
Анда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина; кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина; балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү һәм балаларга психологик ярдәм күрсәтү идарәсе башлыгы Айгөл Кашапова, сәламәтлек саклау технологияләре секторы мөдире һәм җәйге ялны оештыручы Әлфис Хәлиуллин, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) башлыклары һәм Татарстан Республикасы дәүләт мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Катнашучыларның гомуми саны 1200 дән артык иде. ВКС йомгаклары буенча республиканың мәгариф оешмаларында укучыларны тукландыруны оештырганда хокук бозуларны булдырмау максатларында тәкъдимнәр бирелде.