17 апрельдә Г.Камал исемендәге театрда «Студенческий ТЭФИ» XI Бөтенроссия телевизион бәйгесе ачылды. Конкурсны оештыручылар - Казан дәүләт мәдәният институты һәм Россия телевидениесе академиясе. XI Бөтенроссия телевизион конкурсында Россиянең 27 шәһәреннән 39 югары уку йортыннан 533 эш катнаша.
Конкурста катнашучылар - телевизион белгечлекләр өлкәсендә һөнәри белем алучы Россия югары уку йортлары студентлары. Конкурста 10 номинация.
Казан дәүләт мәдәният институты базасында мастер-класслар һәм фильмнар күрсәтү узачак.
Конкурсны ябу 19 апрельдә Казан дәүләт мәдәният институтының концерт залында узачакэ Студентлар һәм укытучылар конкурста катнашучыларны Татарстан Республикасы һәм Идел буе халыклары мәдәнияте белән таныштырачак, иҗади номерлар күрсәтәчәк, шулай ук конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.