«Нэфис Кометикс» компаниясе КНИТУ-КХТИ каршындагы технологик көллият студентлары өчен стипендия программасына йомгак ясады. Бу уку елында анда түбәндәге юнәлешләр буенча белем алучы 4 курс студентлары катнашты: «Химик кушылмаларның сыйфатына аналитик контроль», «Суыткыч-компрессор машиналарын һәм җайланмаларын монтажлау һәм техник эксплуатацияләү», «Машина төзелеше технологиясе».
2024 елның сентябреннән декабренә кадәр укучылар компаниянең структур бүлекчәләрендә җитештерү практикасы узды. Һәр студентка тәҗрибәле остаз беркетелгән, ә практика үзе шәхси план-график буенча барган.
Яз көне студентлар ике айлык диплом алды практикасы узды, аның нәтиҗәләрен алар хисап конференциясендә тәкъдим иттеләр. Чарада көллият укытучылары, остазлар һәм җитештерү бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты. Барлык студентларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бөтен программа дәвамында студентлар компаниядән 5 000 сум күләмендә айлык стипендия алды. Практиканы уңышлы тәмамлау нәтиҗәләре буенча һәркайсына бер тапкыр бирелә торган премия - 15 000 сум каралган. Өч катнашучы инде Нәфис Косметикста эшкә урнашкан.