"РуКод" алгоритмик программалаштыру буенча халыкара чемпионат - алгоритмнар өлкәсендә үз белемнәрен тикшерү, БДИда өстәмә балллар алу яки үз портфолиосын көчәйтү, шулай ук призлар өчен көрәшү мөмкинлеге. Ярышларга кушылу өчен Дәүләт хезмәтләрендә https://www.gosuslugi.ru/landing/RuCode) гариза бирергә кирәк.
Чемпионатта теләге булган һәркем катнаша ала - мәктәп укучылары, студентлар, ИТ-тармак белгечләре. Иң мөһиме - программалаштыру телләренең берсен белү: Python, C/C++, Java, Kotlin, Rust.
Чемпионат кысаларында өч: өлкән, урта һәм кече дивизион бар. Дивизионны сайлау катнашучыларның дәрәҗәсе белән билгеләнә, моның өчен тестлаштыру узарга кирәк булачак. Командага бердән өч кешегә кадәр керергә мөмкин.
Чемпионат этаплары:
Сайлап алу этабы . Июль һәм август айларында узачак. Катнашучылар өйдән чыкмыйча гына программалаштыру биремнәрен чишәчәкләр.
Финал - сентябрьдә Россия һәм чит ил югары уку йортлары мәйданчыкларында узачак.
Суперфинал - октябрьдә чемпионат башкаласы - «Сириус» университеты базасында узачак.