Безнең яшь геологлар Россияне яулап ала

2025 елның 29 июле, сишәмбе

Татарстан яшь геологларның XV Бөтенроссия кыр олимпиадасында республика чемпионнары - «Ферсман» (җитәкчесе Александр Куликов, КФУның IТ-лицее укытучысы), һәм «Геобарс» (җитәкчеләре Ирина Киселева, 2 нче лицей укытучысы Әлмәт һәм Лилия Латыйпова, Түбән Каманың 22 нче гимназиясе укытучысы) командалары катнаша.

25 июльдә Пермь краенда илнең булачак геологлары өчен иң абруйлы ярышларның берсе старт алды. Әлмәттә узген XI Республика олимпиадасында җиңү яулап, безнең командалар үзләрен күрсәттеләр инде!

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов: «Тармакта яңа уңышларга ирешү өчен яшь талантлы геологлар кирәк. Татарстанның уникаль геологик тарихы республикабызны Россиянең нәтиҗәле нефть чыгару үзәкләренең берсе итте».

Олимпиадада Россиянең 29 төбәгеннән һәм якын чит илләрдән 300 гә якын укучы катнаша. Катнашучыларны теоретик, практик һәм иҗади конкурслар көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International