Казанның 2 нче лицей-интернат укучысы Гыймран Абдуллин информатика буенча халыкара олимпиадада призер булды

2025 елның 5 августы, сишәмбе

Казанның 2 нче лицей-интернат укучысы Гыймран Абдуллин информатика буенча IOI 2025 халыкара олимпиадасында көмеш медаль яулады. Финал Боливиядә узды.

Ярышларда Россиядән дүрт укучы катнашты: Гыймран Абдуллин, Петр Лосев, Владислав Жиганов һәм Дарья Грекова. Соңгы өч укучы Мәскәүдән.

Катанашучыларның остазлары 2 нче Казан лицей-интернатының информатика укытучысы Илшат Сафиуллин, МФТИ ның югары мәктәп директоры Алексей Малеев, ИТМО деканы Андрей Станкевич, НИУ ВШЭ һәм ФПМИ магистрлары Иван Сафонов һәм Антон Белый, МДУ СУНЦ ның информатика кафедрасы мөдире Елена Андреева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International