1 сентябрьдә Казан мәктәпләрендә яңартылган 12 азык-төлек блогы ачылачак

2025 елның 5 августы, сишәмбе

Казанның 12 мәктәбендә азык-төлек блокларына капиталь ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Гомумән алганда, капиталь ремонттан соң мәктәп рестораннарында урыннар саны 150 гә артачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм хезмәт күрсәтү департаменты директоры Илья Коротихин хәбәр итте.

Ремонт вакытында инженерлык челтәрләре алыштырылган, җитештерү цехларында һәм төшке аш залларында бизәү эшләре төгәлләнгән. Хәзерге вакытта анда җиһазларны җыю һәм урнаштыру эшләре бара.

Казан мэры Илсур Метшин билгеләгәнчә, 1 сентябрьгә шәһәрдә 188 мәктәп рестораны эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International