Россия Мәгариф министрлыгы төп гомуми белем алу өчен мәҗбүри мәктәп предметлары исемлеген раслады, дип хәбәр итә РИА Новости ведомство документына сылтама белән.
Уку планына 2026/2027 елга «Рус теле», «Әдәбият», «Чит тел», «Тарих», «Җәмгыять белеме», «География», «Математика», «Информатика», «Физика», «Биология», «Химия», «Рәсем сәнгате», «Музыка», «Хезмәт (технология)», « Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» һәм «Физкультура» керәчәк.
Аерым билгеләп үтелгәнчә, "Математика" "Алгебра", "Геометрия", "Вероятность һәм статистика" курсларын үз эченә алачак, ә "Тарих" "Россия тарихы", "Гомуми тарих" һәм "Безнең край тарихы"н берләштерәчәк.
Шулай ук мәҗбүри дисциплиналар санына яңа предмет - "Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте" өстәлгән.
Ата-аналар белдерүе буенча, укучылар өстәмә рәвештә "Туган тел", "Туган әдәбият" һәм "Икенче чит тел" өйрәнә алачак.