Татарстанда яшь укытучыларга комплекслы ярдәм итүгә 1 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк. Акчаларны яшь укытучыларның хезмәт хакларына өстәмә түләүләрне арттыруга, шулай ук урта һөнәри һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре өчен грантларга тотачаклар. Бу хакта педагогларның август конференциясендә ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.