Бүген, 14 сентябрьдә, иртә таңнан Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин үзенең сайлау участогында булды һәм республикабыз һәм илебезнең киләчәге өчен үз тавышын бирде. Ведомство башлыгы һәр кешенең актив гражданлык позициясенең мөһимлеген ассызыклады.
Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләренең барысы да, сайлау участокларына гаиләләре белән килеп, сайлауларда актив катнашалар.
Безгә кушылыгыз, сезнең тавышыгыз балаларыбызның, мәгарифебезнең һәм республикабызның киләчәге өчен мөһим.
Исегезгә төшерәбез: сайлау участоклары бүген 20:00 гә кадәр эшли. Тавыш бирергә килегез!