Татарстанда интернатларда һәм кадет мәктәпләрендә балаларны тоту буенча яңа кагыйдәләр расланды

2025 елның 28 октябре, сишәмбе

Документ 2012 елдан гамәлдә булган элеккеге стандартны алыштыра һәм интернатларда, шифаханә мәктәпләр һәм республиканың кадет уку йортларында яшәүче балалар өчен күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.

Стандарт көнкүреш-хуҗалык һәм санитария-гигиена хезмәтен, туклануны, медицина ярдәмен, буш вакытны һәм профилактик чаралар оештыруны, шулай ук социаль-педагогик һәм психологик хезмәтләрне дә кертеп, хезмәтләр күрсәтү тәртибен җайга сала.

Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларга аерым игътибар бирелгән: алар өчен махсус шартлар булдырыла, шул исәптән биналарның һәркем файдалана алырлык булуы, ялдәмчеләрнең озатуы һәм укытуның техник чараларын булдыру.

Яңа стандарт белем бирү һәм тәрбия процессының сыйфатын күтәрүгә, имин мохит булдыруга һәм балаларга комплекслы ярдәм күрсәтүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән, бу «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International