Татарстанда «Цифрлы сызым укытучысы»н яңадан әзерләү программасы эшли башлады

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе

28 октябрьдә Татарстан Республикасында «Цифрлы сызым укытучысы» дигән уникаль яңадан әзерләү программасы старт алды.

Программа Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында (КДАТУ) һәм «Нанософт разработка» ҖЧҖендә эшләнде һәм гамәлгә ашырыла.

Масштаблы белем бирү инициативасының максаты - укытучыларны заманча цифрлы компетенцияләр белән тәэмин итеп, инженерлык культурасының база теле буларак мәктәп программасына сызымны кайтару.

Программада катнашуга республиканың 300дән артык укытучысы дәгъва итә. Беренче пилот дәресләре өчен физика, математика, информатика, технология һәм рәсем дәресләрен укытучы 30 педагог сайлап алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International