1 ноябрьдән “Кем минем герой?” дигән икенче Бөтенроссия иншалар конкурсына эшләр кабул ителә башлады. Ярышларда 5-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Ярышлар Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә оештырылган.
Конкурс берничә номинациядә узачак: «Хезмәт Герое», «Рухи батырлык», «Заман Герое».
Жюри составына танылган тарихчылар һәм язучылар, фәнни һәм педагогик хезмәткәрләр, хәрби һәм иҗтимагый эшлеклеләр, руханилар һәм җәмәгать активистлары керде.
Нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү 2026 елның мартында Мәскәүдә узачак.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат сайтта бар.
Үткәрү көннәре:2025 елның 1 ноябреннән 30 декабренә кадәр.
Үткәрү форматы: онлайн.