Түбән Камада М.Җәлил исемендәге 1 нче Гимназия уку корпусын капиталь төзекләндерү өчен Татарстан бюджетыннан 312,5 млн сум акча бүлеп биреләчәк.
Дәүләт сатып алулары сайтында бастырылган тендерга караганда, корпуста эчке эшләр үткәрәчәкләр, түбә, фасад һәм тәрәзәләрне алыштырачаклар, шулай ук яңа ишекләр, сантехника, җылылык, су белән тәэмин итү һәм канализация системалары, вентиляцияләр һәм кондиционирлар урнаштырачаклар.
Барлык эшләрне 2026 елның 1 декабренә тәмамларга планлаштыралар. Заказ бирүче - "ТР Главстрой РТ".