Минзәләнең 1 нче мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары көзге каникулларны файдалы үткәргәннәр - алар махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итәләр.
Сыйныф җитәкчесе Татьяна Муринова җитәкчелегендә балалар маскировка челтәрләрен әзерләү технологиясен үзләштергәннәр.
Ял урынына өлкән сыйныф укучылары мәктәпкә килгәннәр, тасмаларны телеп махсус әйбергә беркеткәннәр. Ул безнең сугышчыларга өстәмә саклану чарасы.