18 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр 8-11 сыйныф укучылары, һөнәри белем бирү оешмаларының һәм югары уку йортларының 1-2 курс студентлары «Яшел Зачет» экологик грамоталылык дәрәҗәсен бәяләү буенча «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән ел саен уздырыла торган Бөтенроссия конкурсының беренче этабында катнаша алалар. Проектның төп максаты - экология тематикасын популярлаштыру һәм мәктәп укучылары һәм студентлар арасында әйләнә-тирә мохиткә кызыксынуны үстерү, шулай ук укучыларның һөнәри ориентациясенә ярдәм итү.
«Яшел Зачет» ике этапта үткәрелә. 18 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк беренче этапта катнашучылар тестлаштыру форматында 25 сорауга (1 сәгать) җавап бирәчәк. Иң күп балл җыйган конкурсантлар икенче (очный) этапка узачак, ул 2026 елның февралендә үтәчәк, анда аларга олимпиада биремнәрен чишәргә кирәк булачак. Конкурска мартта нәтиҗә ясалачак.
Җиңүчеләр һәм призерлар турында мәгълүмат дәүләт мәгълүмат ресурсына җибәрелә, укучылар экология белгечлеге буенча югары уеку йортларына кергәндә өстәмә баллар ала.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат «Яшел зачет» https://зеленыйзачет.рф/
Конкурс турында мәгълүмат түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://disk.360.yandex.ru/i/k8nnecnucBHB4Q.