Татарстан Республикасы Җиңү Байрагы эстафетасын кабул итте

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасында «Җиңү байрагы маршы» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр «Юнармия» хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә «Роспатриотцентр» федераль бюджет учреждениесе тарафыннан инициацияләнгән «Җиңү байрагы маршы» бөтенроссия акциясе старт алды.

Акция 2025 елның 5еннән 11 ноябренә кадәр уза һәм тарихны саклап калуга, яшьләрдә патриотизм тәрбияләүгә һәм гражданнарны Ватанны саклаучылар елына багышланган чараларга җәлеп итүгә юнәлтелгән.

5 ноябрьдә Казан шәһәренең Җиңү паркында Акциянең республика этабын башлау өчен Җиңү Байрагын рәсми рәвештә тапшыруга багышланган тантаналы митинг узды. Чарада Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларыннан 100дән артык яшь армияче, ветераннар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар катнашты.

Атна дәвамында Җиңү Байрагы Татарстанның мәктәпләрендә, көллиятләрендә һәм патриотик үзәкләрендә булачак, анда ветераннар, хезмәт династияләре, махсус хәрби операцияләрдә катнашучылар белән очрашулар, шулай ук тематик дәресләр, экскурсияләр һәм интерактив күргәзмәләр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International