«Россия - мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Мәгариф флагманнары» проектының конкурс трекларына теркәлүгә йомгак ясалды. Барлыгы Россиянең барлык төбәкләреннән һәм дөньяның 56 иленнән 100 меңнән артык гариза бирелгән. Анда студентлар, педагоглар һәм мәгариф, мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүче административ хезмәткәрләр катнашты.
2025 елда проектта дүрт конкурс трегы каралган. Алга таба бәйге сынаулары онлайн уза. Сайлап алу этапларында җиңүчеләр Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, Түбән Новгород өлкәсендә һәм Ставрополь краенда мәдәни-агарту программасы белән бәйле чараларга чакырылачак.
«Мәгариф флагманнары» проекты «Россия - мөмкинлекләр иле» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Яшьләр һәм балалар» яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) ярдәмендә үткәрелә.