Дмитрий Чернышенко һәм Сергей Кравцов фиджитал-спорт буенча беренче ачык дәрестә чыгыш ясадылар

2025 елның 7 ноябре, җомга

XIII Халыкара «Россия - спорт державасы» форумында «Фиджитал спорт: будущее, которое наступило сегодня» дигән ачык дәрес узды. Анда РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, РФ мәгариф министры Сергей Кравцов, статс-секретарь - РФ спорт министры урынбасары Александр Никитин, Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев булды.

Чара Бөтенроссия фиджитал-спорт федерациясе тарафыннан РФ Мәгариф министрлыгы белән берлектә оештырылды һәм балаларны һәм яшьләрне системалы рәвештә спортның инновацион төре белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелде. Укытучы ролендә федерация президенты, спорт гимнастикасы буенча Олимпия чемпионы Никита Нагорный чыгыш ясады.

Ул декабрьдә Абу-Дабида икенче «Киләчәк уеннары» узачагын искәртте.

Дәрестә Самара мәктәпләренең 8-9 сыйныф укучылары һәм Россия төбәкләреннән балалар онлайн-форматта катнашты.

Фиджитал-спорт физик активлыкны һәм цифрлы технологияләрне берләштерә.

Фиджитал-спортка багышланган ачык дәрес интерактив режимда узды. Фиджитал-спортның төп принциплары, аның дисциплинасы, шулай ук спорт инфраструктурасының яңа форматлары тәкъдим ителде.

Фиджитал-спорт федерациясе Россия төбәкләрендә ачык дәресләр һәм фестивальләр уздыруны дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International