Рөстәм Миңнеханов Казанда һәм Чаллыда ике яңа мәгариф учреждениесен ачты

2025 елның 7 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Совет районындагы 123 нче физкультура-математика лицеенда булды.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар бинаны карады, алар өчен лицейның төп профильләрен һәм юнәлешләрен тәкъдир итү оештырылды. Лицей директоры Разил Зиннәтуллин бу хакта җентекләп сөйләде. Кунаклар китапханәдә булдылар, укыту-тәрбия кабинетларын, туган (татар) тел, рус теле һәм әдәбияты, физика кабинетларын карадылар.

Рөстәм Миңнеханов башлангыч мәктәптә татар теле, 8 нче сыйныфта рус әдәбияты, 6 нчы сыйныфта математика дәресләрендә булды һәм укытучылар белән аралашты. Шулай ук ул робототехника күргәзмәсен, модельләштерү 3Д һәм башкаларны карады.

Видеоконференция элемтәсе режимында Рөстәм Миңнеханов шулай ук Чаллы шәһәрендә Мәләкәс аръягы районында 39 нчы күппрофильле мәктәпне ачты (бу объект «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында төзелгән).

Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга теләктәшлек сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Казанда һәм Чаллыда яңа мәктәпләргә компьютер җиһазлары алуга сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International