2025 елның 1 ноябреннән 28 ноябренә кадәр Россия Банкы "Халыкның кредит-финанс өлкәсе оешмалары күрсәтә торган финанс хезмәтләре куркынычсызлыгы дәрәҗәсеннән канәгатьлек дәрәҗәсе" («Степень удовлетворенности населения уровнем безопасности финансовых услуг, оказываемых организациями кредитно-финансовой сферы») темасына бөтенроссия сораштыруы үткәрә.
Сораштыру физик затларга да, юридик затларга да исәпләнгән. Анкета тутыру ирекле һәм аноним рәвештә үткәрелә. Катнашучыларга Россия Банкы сайтында электрон форманы тутырырга тәкъдим ителә. Шулай ук QR-кодтан файдаланырга мөмкин.
Алынган мәгълүматлар Россия Банкы системасы эчендә, массакүләм таратылмыйча, кредит-финанс өлкәсендә мәгълүмати куркынычсызлыкны яхшырту өчен кулланылачак.