Татарстанда укучыларның Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының муниципаль этабы башланды

2025 елның 10 ноябре, дүшәмбе

7 ноябрь көнне ил һәм республика укучылары өчен иң масштаблы интеллектуаль ярышларның муниципаль этабы башланды.

График буенча сынаулар 7 ноябрьдән 19 декабрьгә кадәр (ВсОШ) һәм 7 ноябрьдән 20 декабрьгә кадәр (РОШ) узачак.

Катнашучылар 24 уку предметы буенча ярышачак. Ул гына да түгел, республика олимпиадасының дисциплиналары исемлегенә төбәк өчен уникаль предметлар кертелгән, алар арасында геология, Татарстан һәм татар халкы тарихы, туган (чуваш, удмурт, мари, башкорт, мордва ( мокша) телләре һәм башкалар.

Узган уку елында муниципаль этапта Татарстанның 87 меңгә якын укучысы катнашты, шуларның 36 860ы җиңүче һәм призёр булды.

Муниципаль этапта җиңүчеләр һәм призёрлар үз районын киләсе ел башында узачак төбәк дәрәҗәсендә тәкъдим итү хокукына ия булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International