Татарстан Республикасы яшьләре «Большая перемена» конкурсы финалында 5,4 млн сум яулады

2025 елның 10 ноябре, дүшәмбе

19 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр “Артек” Халыкара балалар үзәге базасында «Большая перемена» конкурсының финалы булып узды, анда бөтен Россиядән 8-10 сыйныфта белем алучы 1500 укучысы катнашты. Конкурс "Россия - мөмкинлекләр иле" проектының бер өлеше булып тора һәм миллионнан артык укучыга төрле өлкәләрдә, технологияләрдән алып сәнгать һәм экологиягә кадәр үз сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Финалда Татарстан делегациясен 18 катнашучы тәкъдим итте, аларның өчесе 1 млн сум отты, ә тагын 13 финалист, 200 мең сум һәм 100 мең сум алып, призер булдылар. Акчаларны балалар үзүсешкә юнәлдерә алачаклар. Моннан тыш, конкурста җиңү шулай ук югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International