Казанда тәрбиячеләр һәм укытучылар өчен «Туган тел фест – 2025» республика фестивале узды

2025 елның 10 ноябре, дүшәмбе

Кичә Казанның «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр һәм укытучылар өчен республикакүләм «Туган тел фест – 2025» узды. Быел фестиваль җиденче тапкыр оештырылды.

«Туган тел фест» Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән Министрлыгы ярдәмендә «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчалары базасында уздырыла. 2019 елдан алып төрле чараларда Республикадан 600дән артык педагог, тәрбияче, методист, татар телендә белем бирүче балалар бакчалары мөдирләре катнашкан.

Чарада балалар бакчаларында һәм башлангыч мәктәптә татар телен укытуының яңа төр алым ысуллары, методик кулланмалары белән уртаклашу, фикерләшү өчен Татарстанның төрле районнарыннан йөздән артык балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм татар теле укытучылары җыелган иде.

«Биредә аерым җылы, искиткеч рәхәт мохит. Сезнең җаныгызны, тәнегезне биреп, үз эшегезне шулкадәр яратып, ихлас башкаруыгыз республикабызның зур байлыгы. «Алтыда белгән ана телен, алтмышта да онытмас», – диләр. Сез эшли торган даирә, балалар – туган телебезнең киләчәге. Аларга әлеге мохитне, телебезнең кирәклеген сеңдерү мөһим», – дип сәламләде чарада катнашучыларны ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.

Ул барлык тәрбиячеләргә рәхмәт белдерде.

«Бала Сити» полилингваль мәктәпләр һәм балалар бакчалары челтәренә нигез салучы Альбина Насыйрова фестиваленең төп максаты – татар телле тәрбиячеләрне, укытучыларны берләштерү булуын искәртеп үтте.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова фестивальдә оештырылган тәҗрибә уртаклашу мәйданчыклары укытучылар һәм тәрбиячеләр эшчәнлегендә мөһим булуын ассызыклады.

Фестиваль кысаларында укытучыларга һәм тәрбиячеләргә төрле остаханәләр күрсәтелде, татар телен укыту процессында кулланып була торган программалар һәм махсус проектлар турында чыгышлар тәкъдим ителде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International