Татарстанда «Софиум» сайлау хокукы буенча укучылар олимпиадасының төбәк этабы тәмамланды

2025 елның 11 ноябре, сишәмбе

7 ноябрьдән 9 ноябрьгә кадәр «Дуслык» комплексы базасында «Софиум» сайлау хокукы һәм сайлау процессы буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының (мәктәп укучыларының тарих һәм сайлау хокукы һәм процессы нигезләре буенча VIII Республика олимпиадасының) төбәк (сайлап алу) этабы узды.

Быел олимпиадада Татарстанның 30 районыннан, шулай ук Казаннан һәм Чаллыдан 215 өлкән сыйныф укучысы катнашты.

Олимпиаданы оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе һәм Республика олимпиада үзәге. Олимпиада ике турны үз эченә ала: сорауларга теоретик җавап бирү һәм практик яктан - тәкъдим ителгән темага эссе язу.

Җиңүчеләрне һәм призерларны бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы көтә, ул 2026 елның апрелендә Мәскәүдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International