8 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр Татарстанда «Китапка икенче тормыш бүләк ит» республика хәйрия акциясе үткәрелде. Укучылар, укытучылар һәм ата-аналар тырышлыгы белән мәктәп китапханә фонды уку, фәнни-популяр, матур һәм белешмә әдәбияты белән тулыланды.
Акциягә нәтиҗәләр мәктәп, муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә ясалды. Җиңүчеләрне дүрт номинациядә билгеләделәр.