Түбән Камада хәрәкәтнең яшь инспекторлары өчен тематик смена тәмамланды

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе

Түбән Каманың «Камский Артек» лагеренда республиканың 48 районыннан 230 яшь инспекторны җыйган «ЮИД на каникулах» профильле сменасы ябылды.

ЮИДның профильле сменасы ел саен уздырыла һәм ул традициягә әйләнде. Аны оештыручылар - Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе, «БДД» ДБУ һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы.

Балалар өчен бик бай программа әзерләнгән: җиде көн дәвамында алар мастер-классларда һәм лекцияләрдә булдылар, шулай ук автоинспекция, ашыгыч ярдәм һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән очраштылар. Моннан тыш, малайлар һәм кызлар велосипед йөртү осталыгында ярыштылар. Ярышларга йомгак сменаны ябу тантанасында ясалды, ә иң актив балаларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International