10 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр «Дуслык» укыту-сәламәтләндерү комплексында 8-10 сыйныф укучылары өчен «Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» республика олимпиадасы үтә. Быел анда Татарстанның төрле районнарыннан 150 гә якын укучы катнаша. Балалар хәрби әзерлек, куркынычсызлык һәм гражданнар җаваплылыгы өлкәсендә үз белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтәчәкләр.
Олимпиаданың төп бурычы - иң яхшыларны ачыклау гына түгел, Россия һәм Татарстан тарихын һәм мәдәниятен хөрмәт итүче чын патриотлар тәрбияләү, шулай ук гадәттән тыш хәлләрдә эшләргә өйрәтү һәм беренче ярдәм күрсәтү.
11 ноябрьдә укучылар теоретик тур узачак, шуннан соң 12-14 ноябрьдә гамәли сынаулар булачак. Турнир биремнәре берничә мәйданчыкта - «ВОИН» үзәгендә, Советлар Союзы Герое Б. К. Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбендә, шулай ук «Дуслык» комплексында узачак. Катнашучыларга үзләрен пилотсыз очкычлар, электрон тир, автомат җыю һәм сүтү, граната ыргыту, хәрби топография һәм спорт ориентлашуы белән эшләүдә күрсәтергә кирәк булачак.