15 сентябрьдән 30 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасында гомуми белем бирү оешмаларының иң яхшы медицина кабинетына (блогына) смотр-конкурс узды. Чара ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә оештырылды.
Конкурсның төп максаты - балаларның һәм яшүсмерләрнең сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксынуын стимуллаштыру, үсеп килүче буында үз сәламәтлекләренә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру өчен уңай шартлар тудыру.