Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе яшь галимнәргә ярдәм итү өчен республика фәнни премияләрен бирү буенча конкурс игълан итә

2025 елның 11 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Татарстанда яшь галимнәргә ярдәм итү өчен республика фәнни премияләрен бирү конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе урнашкан урын: 420111, Казан шәһәре, Бауман ур., 20 й.

Электрон почта адресы: an.rt@tatar.ru, контакт телефоннары: (843) 292-67-72.

Гаризалар 2025 елның 12 ноябреннән 1 декабренә кадәр кабул ителә.

Конкурс нәтиҗәләрен игълан итү көне: 2025 елның 26 декабреннән дә соңга калмыйча. Конкурста катнашу өчен үзенең шартлары бар һәм тиешле документларны җыеп тапшырырга кирәк.  

Конкурска катнашуга гариза рус телендә кәгазь чыганакта бер нөсхәдә рәсмиләштерелә. Ул тегелгән һәм номерланган булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International