Татарстан Республикасында муниципаль мәгариф оешмаларын заманча компьютер җиһазлары белән тәэмин итү дәвам итә. Сүз агымдагы елда файдалануга тапшырылган балалар бакчалары һәм мәктәпләр турында бара.
Бу максатларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 1,2 млн сум акча бүленгән. Республика Финанс министрлыгы мәгълүматлары буенча, акчалар, заманча технологияләр кулланып, балаларны укыту, тәрбияләү һәм үстерү өчен уңайлы шартлар тудыруга тотылачак.
Әлеге программаны гамәлгә ашыру «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты бурычларына туры килә. Ул тәрбияләнүчеләрне һәм укучыларны кирәкле цифрлы инструментлар белән тәэмин итәргә, белем бирү процессының сыйфатын һәм укытуның инновацион ысулларын гамәлгә кертергә мөмкинлек бирәчәк.