Татарстанның Бөгелмә районы «Дело всех» авыл яшьләре командасы Бөтенроссия «Мәктәп агростартабы» конкурсында катнашты. Конкурс финалында республика вәкилләре мактаулы икенче урынны алды.
Бөгелмәлеләр шулай ук кредит оешмаларының берсеннән «Агрокласс портфеленә» ия булдылар. Аңа авыл хуҗалыгы теплицалары, инструмент җыелмалары, брендлы кием-салым һәм башкалар керә.
«Мәктәп агростартабы» конкурсының максаты – авылда яшьләрне эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итү.