Татарстан вәкилләре Якутиянең туган телләрне саклау тәҗрибәсен өйрәнделәр

2025 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан делегациясе Саха (Якутия) Республикасында туган телләрне саклау һәм үстерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашырга бардылар. Визит хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар һәм Якутиянең фәнни берләшмәләре вәкилләре белән очрашуларны үз эченә алды.

Татарстан делегациясе составына ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, парламентта мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, мәгариф министры Илсур Һадиуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Яңа гасыр” ТРК генераль директоры Илшат Әминов һәм “Татар китап нәшрияты” җитәкчесе Рөстәм Галиуллин керде.

Визит кысаларында Татарстан делегациясе шулай ук Якутиянең берничә мәгариф учреждениесендә, «Саха» милли тапшырулар компаниясендә, М.К.Аммосов исемендәге Төньяк-Көнчыгыш федераль университетында булды һәм язучылар берлеге вәкилләре белән очрашты.

Төбәкләр арасындагы хезмәттәшлек 2021 елда республика лидерлары Рөстәм Миңнеханов һәм Айсен Николаев тарафыннан имзаланган килешү нигезендә дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International