Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов 11 ноябрьдә «Россия» милли үзәгендә платформа икътисады көне кысаларында «Дәүләт сатып алуларын платформалаштыру» панель сессиясендә катнашты. Чара Көнчыгыш икътисади форум нәтиҗәләре буенча РФ Президенты йөкләмәләрен үтәү йөзеннән оештырылды. Очрашуның модераторы булып Россия Федерациясе Президентының Эксперт идарәсе башлыгы урынбасары Александр Вилинов чыгыш ясады.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы үз чыгышында мәгариф системасында сатып алуларның нәтиҗәлелеге мәгариф инфраструктурасын үстерүнең төп шарты булып торуын билгеләп үтте. Хезмәт һәм ОБЗР кабинетларын җиһазландыру дәвам итә, якын киләчәктә - физика, рәсем һәм музыка кабинетлары җиһазландырылачак.
Панель сессиясендә катнашучылар билгеләп үткәнчә, дәүләт сатып алулары дәүләт ихтыяҗларын тәэмин һәм конкурентлык мохитен үстерүгә ярдәм итеп, теләсә кайсы ил икътисадында төп рольне уйный. Әлеге процессны цифрлаштыру аның үтә күренмәлелеген һәм барлык этапларда контрольне арттырырга мөмкинлек бирә.