13 ноябрьдә Мәскәүнең Җиңү музеенда «Без срока давности» Бөтенроссия тикшеренү проектлары конкурсында һәм «Лента памяти» кинопедагогика буенча Бөтенроссия методик эшләнмәләр фестивалендә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узачак. Конкурсны һәм фестивальне Россия Мәгариф министрлыгы оештыра.
2025 елда тикшеренү проектлары конкурсында Россия Федерациясенең 84 субъектыннан 13 812 укучы һәм педагогик хезмәткәр катнашкан.
Тантанада катнашучылар Мәскәүгә 12 ноябрьдә җыелачак. Укучылар һәм педагогик хезмәткәрләр өчен Дәүләт Третьяков галереясенә экскурсия үткәрәчәкләр һәм Мәскәү дәүләт лингвистика университетының театр-студиясе әзерләгән «Нюрнберг хөкеме: хәзерге һәм киләчәк өчен тарих дәресләре» спектакль-реконструкциясен күрсәтүне оештыралар.
Тантанадан соң җиңүчеләр һәм конкурс призерлары Җиңү музее буенча экскурсиягә барачак һәм "Мосфильм"да булачак.