Бүген Казанда Татарстан Республикасының урта һөнәри уку йортлары студентлары өчен татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада уздыруны анонсладылар.
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Эльвира Динмөхәммәтова олимпиаданың беренче туры 2 нче сентябрьдән 1 нче октябрьгә кадәр узганлыгы турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, 13-14 ноябрьдә икенче тур башлана.
Эльвира Николаевна, олимпиадада 609 студент катнашты, диде.