КФУда көллият студентлары өчен татар теле буенча олимпиада узды

2025 елның 14 ноябре, җомга

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бүген Татарстанның урта һөнәри уку йортлары студентлары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиаданың икенче туры узды. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә.

Ярышта катнашучылар арасында Казан технология һәм дизайн көллияте, Буа медицина училищесы, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте, Н.Ш. Әхмәтшин исемендәге Түбән Кама педагогика көллияте, Алабуга политехника көллияте һәм башка уку йортлары вәкилләре бар иде.

Олимпиада ике турда үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International