Казанда Подлужная урамында урнашкан Мәгариф хезмәткәрләре йортында яңарту эшләре дәвам итә. Бүгенге көнгә объект тулысынча инженерлык коммуникацияләре белән тәэмин ителгән: җылылык, электр, канализация, су белән тәэмин итү челтәрләре тоташтырылган, газ кертелгән һәм тышкы архитектура яктырткычлары урнаштырылган. Бу хакта ТР башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Якын арада төзүчеләр бинаның эчке бизәлеш эшенә керешәчәкләр. Киң бинада конференц-зал, зал-трансформер, лабораторияләр, студияләр һәм подкаст-зона барлыкка киләчәк. Пространствоны заманча мультимедиа җиһазлары белән җиһазландырачаклар. Янәшәдә укытучы Скверы төзекләндереләчәк.