Чаллыдан Ильвира Сарыймова дефектолог һөнәренә тугрылыгы өчен бүләген алды

2025 елның 14 ноябре, җомга

Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 88 нче Яр Чаллы мәктәбе укытучы -дефектологы Ильвира Сарыймовага, бу көннәрдә Мәскәүдә узучы укытучы-дефектологларның VI бөтенроссия съездында, «Профессиягә тугрылык өчен» дигән мактаулы истәлек билгесе бирелде.

Бүләкләү тантанасы 13 ноябрьдә съездның пленар утырышы кысаларында узды. Татарстан педагогына югары бүләкне Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Балаларның хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Лариса Павловна Фальковская тапшырды.

Ильвира Ханафи кызын мактаулы бүләк алуы белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International