14 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре «Татарча диктант» акциясендә катнаштылар, ул быел 14-16 ноябрьдә уза. Текстны «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы - 2025» бөтенроссия конкурсында җиңүче, «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы - 2025» бөтенроссия һөнәри конкурсы финалисты, Казан шәһәренең «Ресурс» 146 нчы лицееның туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Айсылу Мөхәммәтова укыды.
Татарстанның барлык мәгариф оешмаларында да шулай ук акция мәйданчыклары оештырылган.
«Татарча диктант»та катнашу ирекле һәм түләүсез. Яшенә, белеменә, һөнәренә яисә яшәү урынына бәйсез рәвештә, диктант язуда катнашырга була.