Яшел Үзән районында 38 нче балалар бакчасы республика программасы буенча тулысынча яңартылды

2025 елның 14 ноябре, җомга

Яшел Үзән районының Васильево бистәсендәге 38 нче катнаш төрдәге балалар бакчасына капиталь ремонт эшләре тәмамланды. Учреждение 100 балага исәпләнгән һәм республика программасы буенча тулысынча яңартылды, дип хәбәр итә ТР Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте.

Ремонт эшләре төп бинага, азык-төлек блогына, кер юу бүлегенә, складка, түбәгә һәм фасадына кагылды. Тәрәзә һәм ишекләр, инженерлык челтәрләре яңартылган. Балалар бакчасы өчен җиһазлар сатып алынган.

Балалар бакчаларын ремонтлау «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International