Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре 11 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр Түбән Новгородта «ГосСтарт» Бөтенроссия яшь дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре форумында катнашты. Форумда оештыру бүлегенең әйдәп баручы консультанты Ләйсән Сөнгатуллина һәм ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларны торак урыннары белән тәэмин итү секторы мөдире Ринара Хафизова катнашты.
Форумга Россиянең төрле төбәкләреннән меңгә якын яшь белгеч килде. Татарстаннан форумда хакимият органнарыннан һәм муниципаль структуралардан 17 яшь белгеч катнашты. Алар арасында - Финанс министрлыгы, Юстиция министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре, Казан Башкарма комитеты Аппараты һәм социаль өлкә учреждениеләре белгечләре бар.
Программага шулай ук практик дәресләр, Түбән Новгород кәсепләре белән танышу, интерактив мәйданчыкларда эшләү һәм экскурсия программасы кертелгән. Социаль юнәлеш кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю оештырылды.